Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Балалар сәнгать мәктәбе»  муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе

Ачылган көне: 01.09.1978 ел.

Сәнгать-эстетика юнәлешендә эшчәнлек алып бара.

Эш режимы:

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә

8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр

Төшке ял: 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр

Укыту ике сменада алып барыла:

- беренче смена: 8.00 дән 12.30 сәгатькә кадәр;

- икенче смена: 12.30 дан 20.00 сәгатькә кадәр;

Белем бирү дәрәҗәсе: өстәмә белем бирү

Уку: көндезге формада

Укытуның норматив срогы:

Хореография сәнгате – 6 - 8 ел

Музыка сәнгате (балалайка, думбра, гитара, скрипка, флейта, саксофон, баян, аккордеон, фортепиано) – 6 - 8 ел

Рәсем сәнгате (сынлы сәнгать) – 4 ел.

Мәктәптә укыту рус телендә алып барыла.

Биредә 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар укый.

Мәктәпнең бай тарихы бар:

1978 елда Яр Чаллы шәһәрендә ачылган Балалар сәнгать мәктәбе Татарстан АССР да беренче була. Ул 35 елдан артык музыка, сәнгать һәм хореография бүлекләрендә11 белгечлек буенча эшчәнлек алып бара, анда 454 бала шөгыльләнә.

Укыту чорында 1300 дән артык бала белем алып чыккан, шуның 365 е укуларын Россиянең, Татарстанның урта-махсус һәм югары уку йортларында дәвам иттерделәр, аларның 7 се балалар сәнгать мәктәбенә кире кайтып, анда укытучылар сыйфатында эшлиләр.

Мәктәп педагоглары һәм укучыларының күргәзмә, концерт һәм конкурс эшчәнлегендә актив катнашулары соңгы биш елда 370 тән артык призлы урын алып килде. Мәктәп укучыларының җиңүләре, әлбәттә, педагогик коллективның зур тырышлыгы белән яулана. Коллективта 25 елдан артык гомерләрен шушы мәктәпкә багышлаган, шәһәр педагогик җәмәгатьчелегенең алтын фондын тәшкил иткән һәм югары дәрәҗәдә танылу алган укытучылар хезмәт куя.

Коллектив педагоглары һәрвакыт заман белән бергә атлап, яңалыкларга юл ярып яши. Биредә түбәндәге иҗат коллективлары эшли: халык уен кораллары оркестры, «Щелкунчик», «Сувенир», «Наян», «Звонница», «Елмай» хореографик ансамбльләре, халык иҗаты музее базасында оешкан «Крупеничка» фольклор ансамбле, кече сыйныфларның «Viollini» скрипкачылар ансамбле, «Октава» һәм кечкенәләр өчен «До-ми-солька» хорлары, иҗади сәнгать остаханәләре.

Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Республика, Бөтенроссия конкурсларында, Россиядә һәм чит илләрдә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Иваново, Екатеринбург, Волгоград, Ульяновск, Әстерхан, Ижевск, Рязань, Казан, шулай ук Болгария, Казахстан, Польша, Төркия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Франция, Австрия, Латвиядә үткәрелгән Халыкара конкурсларда катнашалар.

Балалар сәнгать мәктәбе коллективының бүгенге көндә көч-куәте бар, мөмкинлекләре җитәрлек, балаларның талантын үстерү һәм иҗади сәләтләрен ачуда ул үз юлын уңышлы дәвам иттерә.

Рәсми сайт: edu.tatar.run_chelny/org5871/main-news


Хезмәткәрләр:


Пятница, 3 мая 2024, 17:30